Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Татарстан - уртак йортыбыз"

   28 август көнне без "Татарстан - уртак йортыбыз" дип исемләнгән әдәби квест уздырдык . Квест туган ягыбыз  - Татарстанга багышланды. Безнең өчен Татарстан - кече Ватан, нефть һәм башка табигый байлыклар чыганагы. Без республикабыз буйлап сәяхәткә киттек. Балалар өчен 5 бирем әзерләнде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, сорауларга җаваплар таптылар, табышмакларның җавапларын таптылар. Биремнәрне дөрес үтәп, укучылар пазллар алдылар. Пазлны җыеп, соңгы биремне укырга мөмкин иде. Чарада катнашучылар барлык биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм Татарстан турында "Мавыктыргыч Татарстан" дигән китапны таптылар. Әдәби квестта 20 укучы катнашты.