Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Галәм киңлегендә"

   Ю.Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан башлангыч класс укучылары белән "Галәм киңлегендә" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрдек. Балалар презентация карадылар. Презентациядән  кешенең тугры дуслары - этләр Лайка, Стрелка һәм Белка, Восток - 1 космик корабында беренче булып җир орбитасын урап узган Ю.Гагарин турында белделәр. Космос турында шигырьләр укылды, табышмаклар чишелде. Укучылар космос темасына рәсем ясадылар. Сорауларга җаваплар бирделәр. Китапханәдә "Галәм киңлегендә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.