Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Шушы яктан, шушы туфрактан без!"

      3 июль көнне Кышкар авыл клубы китапханә белән берлектә "Шушы яктан, шушы туфрактан без!" дип исемләнгән урам бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмебезгә кунак итеп Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхине дә чакырдык. Ул авыл халкына үзенең матур җырларын алып килгән иде. Шулай ук бәйрәм барышында талантлы яшьләребез дә авыл халкына матур җырларын бүләк итте. Балалар өчен әтәч тоту, әйбер кисү уеннары уйнатылды. "Тукайның сихри дөньясы" дип исемләнгән балалар рәсемнәреннән күргәзмә эшләп куйдык. Җиңүчеләрне билгеләдек.

Шулай ук бәйрәм барышында авылыбызның иң матур йортларын билгеләп үттек. "Иң күп китап укучы", "Иң күп китапханәгә йөрүче", "Иң күп мероприятиеләрдә катнашучы", "Иң күп клубка йөрүче"ләрне дә котлап киттек. Урам бәйрәме ахырында яшьләр өчен дискотека үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле үтте.