Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Игътибар! Бозда сак бул!"

   1 апрель көнне укучылар өчен "Игътибар!Бозда сак бул!" дип исемләнгән информацион-белешмә сәгать үтте. Юка бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштек. Профилактик әңгәмә вакытында балалар, елга, буа һәм күлләрнең үзендә нинди куркыныч барлыгын һәм бу чорда сулыкларда булганда җиңел акыл һәм шуклыкның нинди фаҗигале нәтиҗәләргә китерүен искә төшерделәр. Балалар игътибар белән видеоролик карадылар һәм сораулар бирделәр. Ахырдан балалар, боз - саксызлык кичерми, дигән нәтиҗәгә килделәр.