Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Якты йолдыз милләт күгендә"

   Кышкар авыл китапханәсендә "Якты йолдыз милләт күгендә" дип исемләнгән "Йолдызлы сәгать" уены үтте. Уен 5 турда үтте. Укучылар сорауларга дөрес һәм тиз җавап бирделәр, сәнгатьле итеп Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Һәр дөрес җавапка йолдызчыклар бирелде. Ахырдан җиңүчене билгеләдек. Уенда 15 укучы катнашты.