Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Әфганстан - йөрәк ярам"

     Күчмә китапханәдә “Әфганстан – йөрәк ярам” дип исемләнгән, Симетбаш һәм Кышкар авылларыннан Әфганстан җирләрендә булып кайткан, Әфган сугышы ветераннары белән очраштык. Өч дистә елдан артык вакыт үтсә дә, аларның йөрәкләрендәге авыр тойгыларны, алар күргән газапларны юып төшерү мөмкин түгел. Һичкайчан кулына мылтык та тотып карамаган яп-яшь егетләр яу кырына чыгып китә, сугыш мәһшәре эчендә кайный. Кичәдә коточкыч афәтне үз күзләре белән күргән авылдашларыбыз Ибраһимов Мәхмүт абый һәм Ахмадуллин Фаяз абыйлар, Әфганстанда булган вакыйгаларны яңартып, укучыларга, авылдашларына җиткерделәр. Кичәгә аларның әниләрен дә чакырдык. Алар улларыннан беренче хат алуларын күз яшьләре белән искә төшерделәр. Кичә барышында “Әфганстан – йөрәк ярам” дип исемләнгән видеоролик ясап укучыларга тәкъдим ителде.   “Әфганстан – яши күңелемдә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. 30 кеше катнашты.