Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Каникуллар китап белән!"

   Күчмә китапханәдә "Каникуллар китап белән!"дип исемләнгән әдәби пикник үтте. Балалар каникулларны түземсезлек белән көтә. Бу көннәрдә яраткан эшең белән шөгыльләнергә һәм яраткан китапларыңны укырга мөмкин. Җәйге матур бер көндә без укучылар белән аланлыкка чыктык. Анда укучыларны китап тутырылган кәрзиннәр ; җәй турында табышмаклар; кызыклы уеннар; печенье һәм тәмле сулар каршы алды. Чара башланганда балалар әдәби әсәрләрдән өзекләр тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җавап таптылар, күңелле уеннар уйнадылар, татлы ризыклар белән сыйландылар. Чара барышында катнашучылар "Кызыклы китап белән сыйланыйк!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.