Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Табышмаклар тулы табигать"

Күчмә китапханәдә "Тәбышмаклар тулы табигать" дип исемләнгән экологик квест узды Балалар станцияләр буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. 1нче станция "Әдәби" иде; анда балалар хайваннарның, кошларның һәм бөҗәкләрнең  исеменнән әдәби персонажларны белергә тиешләр иде. 2 нче станция "Урман табышмаклары". Биредә балалар табышмакларга җаваплар таптылар. "Тылсымлы төнәтмә" станциясендә балалар рәсемнәр буенча дару үләннәрен таныдылар. Аларның файдалы үзлекләрен искә төшерделәр. Станцияләрдә укучылар баллар җыйдылар. Җиңүчеләрне билгеләдек. Конкурс ахырында табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек. Экологик квест җылы атмосферада узды. 13 укучы катнашты.