Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Яраткан журналларым белән - табигать кочагында"

 Көзге матур көн. Без тагы табигать кочагына чыктык. Бу юлы инде үзебезнең яраткан журналларыбызны да алдык. Китапханәче балаларны Ялкын, Салават күпере, Сабантуй журналларының яңа саннары белән таныштырды. Журналларда балаларның фикерләү сәләте үсешенә булышучы күп төрле биремнәр тупланган. Без укучылар белән табышмаклар, кроссвордлар, башваткычлар чиштек. Викторина сорауларына җавап бирдек. Әкиятләр укыдык. Аннары бергәләп татар халык уеннарын уйнадык. Табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттек. 15 укучы катнашты.