Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Көзге табигатькә сәяхәт"

Көз - табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү өчен иң кулай вакыт. Аларны күрү өчен, табигать кочагында булу кирәк.Чөнки табигать кочагында булу балалар өчен һәрвакыт кызыклы вакыйга. Октябрь аеның җылы бер көнендә, балалар белән бергә табигатькә чыктык.  Без анда нәрсәләр күзәттек соң? Башта без күк йөзенең матур буяуларына, яфракларның матур бизәкле булуына сокландык, табигатьнең матур авазларын тыңладык. Балалар белән табышмаклар чиштек, сорауларга җаваплар таптык,  халык сынамышларын искә төшердек. Тере һәм терек булмаган табигатькә, табигый сезонлы үзгәрешләргә күзәтүләр балаларның хәтерен яхшырта, игътибарны үстерә, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияли.