Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!"

     Туган телләр елы кысаларында китапханәдә "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!" дип исемләнгән әдәби лото уены үткәрелде. Балалар сорауларга җаваплар таптылар, туган тел турында мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар, калган сүзләрне һәм иҗекләрне табып, текстларны торгыздылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Чара барышында "Туган тел" төшенчәсе ачылды һәм ни өчен аны "Туган тел" дип атыйлар? - дигән сорауга җаваплар табылды. Китапханәдә "Тел - милләтнең нигезе" дигән китап күргәзмәсе эшләде һәм күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Бу уен һәр балага үз иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Уен ярыш һәм уен характерында гына түгел, ә балаларга үз белемнәрен киңәйтергә дә мөмкинлек бирде.