Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Терроризмга - юк!"

     Ел саен 3 сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу дата Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Шул уңайдан без, Кышкар башлангыч класс укучылары белән "Терроризмга - юк!" дип исемләнгән информация сәгате үткәрдек. Укучыларга илебездә булган теракт очраклары турында сөйләдек, куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.