Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Россия флагы - безнең горурлыгыбыз!

     Кышкар авыл китапханәсендә " Россия флагы - безнең горурлыгыбыз!" дип исемләнгән информацион - белешмә сәгать үтте. Китапханәче Россия Федерациясе Дәүләт флагының барлыкка килү тарихы һәм аның безнең ил тормышында әһәмияте турында сөйләде. Чарага китап күргәзмә оештырылды,  Россия гербы һәм флагы турында китаплар  тәкъдим ителде.

Балалар Россия флагының һәр төсенең әһәмияте турында искә төшерделәр, бәйрәмгә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.