Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Терроризмга - юк дип әйтик!"

   17 июнь көнне, укучылар белән "Терроризмга - юк диеп әйтик!" дип исемләнгән информацион - белешмә сәгать үткәрдек. Укучыларга "Террор" төшенчәсе, аның барлыкка килү тарихы турында сөйләдек. Кешелек өчен терроризмның нинди куркыныч тудыруын, соңгы унъеллыкның зур терактлары турында искә төшердек. Чарада катнашучылар шулай ук Казандагы коточкыч вакыйгаларны да искә алдылар.

    Балалар белән, терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек, шул турыда презентация карап киттек. Әңгәмә ахырында балалар бердәм рәвештә "Терроризмга - юк!" диделәр.