Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Озын толымлы гүзәл"

      Кышкар авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә "Озын толымлы гүзәл" бәйгесен үткәрдек. Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Озын толымлы кызлар элек тә, хәзер дә игьтибарга һәм ихтирамга лаек. Андый кызлар безнең авылыбызда да күп икән әле. Һәм менә озын толымлы авылыбыз кызлары һәм кунак кызлары белән бәйге оештырдык. Бәйгебез кызларның үзләре белән таныштырудан башланып китте. Һәрберсе үзе турында матур итеп, шигырь юллары белән таныштырды. Бәйге барышында без аларның белемнәрен дә тикшердек. Ни дәрәҗәдә  татар халык җырларын, табышмакларын, мәкальләрен, тарихын белүләрен белдек. Шулай ук кызлар парикмахер да, пешекче дә, тегүче дә булдылар, кадак та кактылар. Бәйге кызларның үзләре арасыннан әзерләнгән концерт номерлары белән аралаштырылып барылды. Бәйге ахырында "Иң озын толымлы кыз"ны билгеләдек. Ул, әбисенә кунакка кайткан, Арча кызы Айсылу Зарипова иде.