Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Серле әкиятләр дөньясы"

      Апрель аеның кояшлы матур иртәсендә без, мәдәният хезмәткәрләре, Кышкар башлангыч мәктәбе белән берлектә, Тукай эзләре буенча сәяхәткә кузгалдык. Сәяхәтебезне  Яңа Кырлай авылында  "Яңа заман китапханәсе" белән танышудан башладык. Безне китапханә мөдире Наилә Наил кызы каршы алды. Ул безне китапханә белән, Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китапханәдәге  матурлыкны күреп, безнең дә укучыларның да китапханәдән тиз генә аерыласы килмәде.

     Икенче тукталышыбыз Сәгъди абзый йорты булды. Анда да бик кызыклы экспонатлар белән таныштык.