Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Туган тел сафлыгына багышланган гомер..."

    Китапханә һәм авыл клубы берлектә "Туган тел сафлыгына багышланган гомер..." исеме астында авылдашыбыз, филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының атказанган профессоры, академик, Татарстанның фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, 1990-1995 елларда Татарстан парламенты депутаты Юсупов Рүзәл Абдуллаҗан улы белән бик җылы һәм истәлекле очрашу кичәсе узды. Кичәбезгә аны хөрмәт итеп язучы, икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, галим,бакчачы Фарсель абый Зыятдинов та кайтты. Шулай ук бу очрашуда авыл җирлеге башлыгы, "Мәдәният идарәсе" муниципаль учреждениясе җитәкчесе һәм Рүзәл абыйның шәкертләре дә катнашты. Алар якташ галимебезгә җылы сүзләрен, матур теләкләрен җиткерделәр.

   Гыйбрәтле, мәгънәле тормыш юлы узган Рүзәл абыйның фикерләре бай, сөйләр сүзе күп иде. Аксакал авылдашыбыз белән очрашу безнең өчен кызык та, файдалы да булды. Кичә җыр, бию, нәфис сүз белән бергә бәйләнеп барды.

   Кичәгә, “Бар хезмәтең – фәнгә кешеләргә, яшәвең дә халкың хакына” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Рүзәл Юсуповның тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге турында буклет эшләнеп, китап укучыларга тәкъдим ителде. “Күренекле тел галиме” исемле презентация эшләнеп авыл халкына күрсәтелде.