Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Туган якка булган мәхәббәтне җырларымнан белерсез"

   20 март көнне авыл клубы һәм китапханә берлектә, авылдашыбыз, сәхнә ветераны Равиль абый Габдрахманов белән "Туган якка булган мәхәббәтне җырларымнан белерсез" дип исемләнгән очрашу үткәрдек. Әлеге кичәгә "Җырлы, моңлы гомер!" дип исемләнгән презентация эшләнеп авыл халкына күрсәтелде. Шулай ук "Күңелдәге моң чишмәсе саекмасын, һич тә кипмәсен!" дип исемләнгән күргәзмә укучыларга тәкъдим ителде. Кичәгә Равил абыйның классташлары, күршеләре дә чакырылган иде. Алар аның балачагын, яшүсмер вакытын искә төшерделәр, сораулар бирделәр, әнисе турында җылы сүзләр җиткерделәр. 

     Равил абый мәктәп елларында ук район, республика газеталарына мәкаләләр, зарисовкалар яза. Совет Армиясе сафларыннан кайтуга район газетасында әдәби сотрудник булып эшли башлый. Авылдашлары турында да күп кенә мактау сүзләре яза ул. Шул елларда язылган мәкаләләрне дә укып киттек. Кичә барышында Равил абый, авылдашларына үзенең моңлы җырларын да бүләк итте.