Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Тукай әкиятләре иленә сәяхәт"

  3 март көнне Яңа Кишет балалар бакчасында "Тукай әкиятләре иленә сәяхәт" дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрдек. Нәниләр белән бергәләп, Г.Тукай әкиятләре иленә сәяхәт иттек. Г.Тукайның "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык" әкиятләрен искә төшердек, алар буенча фикер алыштык. Балалар Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Төрле конкурсларда катнаштылар. Иң беренче корзинадан алмалар алдылар, ә алмалар гади түгел, аларны сорауга җаваплар биреп кенә алып була. Сораулар Г.Тукай әкиятләре буенча иде. Чираттагы уен "Балык тоту" уены. Бу уенда нәниләребез табышмакларга җавап бирделәр.

   "Су анасы", "Күбәләк"уеннарын да нәниләребез бик яратып уйнады. Сәяхәтебез күңелле һәм файдалы үтте.