Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Татар егетләре - ил бөркетләре!"

    23 февраль көнне Кышкар авыл клубында, китапханә белән берлектә "Татар егетләре - ил бөркетләре!" дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Бәйгедә авылыбызның яшь егетләре катнашты. Алар ике командага "Дуслык" һәм "Яшьлек" командаларына бүленеп, кызыклы, мавыктыргыч, танып-белү һәм юмористик ярышларда катнаштылар.

    Беренче бәйгедә егетләр күңелле викторина сорауларына җавап бирделәр, "Табын бизәү" бәйгесендә катнаштылар. "Кызның күрке - чәч" бәйгесе барысын да гаҗәпләндерде, бу бәйгедә егетләр кызларның чәчләрен үрә белүләрен күрсәттеләр. Ә бию бәйгесендә егетләр генә түгел, ә бәлки кызлар да катнашты. Шулай ук төймә тагу, төз ату буенча да ярыштылар.

     Бәйге бик күңелле үтте. Егетләребез сынауларда сынатмадылар, үзләренең көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Ярышлар җыр, бию белән аралаштырылып барылды.