Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Милли яшәеш җырчысы"

     Язучы, шагыйрь, галим Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел тулу уңаеннан, китапханәдә "Милли яшәеш җырчысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин. Шулай ук күргәзмәгә язучының шигырьләре, поэмалары, "Туган җир кешесе" исемле документаль повесте куелды.Күргәзмә - якташ язучыбызның балаларның якты уй-теләкләрен, омтылышларын заманча матур, актуаль итеп тасвирлап биргән, балаларга  багышлап язган шигырь-поэмалары белән дә таныштыра.