Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Илебезнең төп законы"

    Россия Конституциясе көне уңаеннан, күчмә китапханәдә "Илебезнең төп законы" дип исемләнгән информацион - белешмә сәгать үтте. Укучылар Конституция дәүләтнең төп законы, анда кагыйдәләр язылган булуын, Россия халкының шушы кагыйдәләр нигезендә яшәвен белделәр. Викторина сорауларына җавап бирделәр, Дәүләт бәйрәмнәрен искә төшерделәр. Чарага "Конституция - дәүләтнең төп законы" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.

    Шулай ук инстаграм челтәрендә китап укучылар өчен онлайн-викторина куелды. Укучылар 11 сорауга җавап бирделәр. Викторинада 61 кеше катнашты.