Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Ришвәтчелеккә каршы бергәләп!"

   9 декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Ришвәтчелекнең җәмгыятебезне җимерүче, намуслылык, гаделлек төшенчәләрен юк итүче корал икәнлеген аңлату максатыннан, укучылар белән "Ришвәтчелеккә каршы бергәләп!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек. Китапханәче коррупция турында аңлатты, аның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре белән таныштырды. Укучылар ришвәт бирүнең, ялганның - начар булуын белделәр. Әңгәмә ахырында "Нәрсә ул бүләк?", "Ярдәм өчен ничек рәхмәт белдерергә?" кебек сорауларга җавап бирделәр. Китапханәдә "Коррупциягә "Юк" дибез!" дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды. 8 кеше катнашты.