Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат!"

    Әниләр көне уңаеннан, Кышкар авыл китапханәсендә "Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат!" дип исемләнгән әдәби кафе үтте. Китапханәче әниләрне бәйрәм белән котлап үтте. Чара барышында әниләребез өчен бик матур шигырьләр яңгырады, алар өчен күңелле ял итү программасы төзелгән иде.. Әниләр викторина сорауларына да җавап бирделәр, ребуслар да чиштеләр, төрле конкурсларда да катнаштылар."Ана назы җардә - мәңгелек!" дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар. Чара бик күңелле үтте. 8 кеше катнашты.