Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Әтиләр батырлыгы - безнең горурлык"

       Билгесез солдат көне - илебез тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул Россиядә беренче тапкыр 2014 елның 3 декабрендә билгеләнде. Шул уңайдан "Әтиләр батырлыгы - безнең горурлык" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрдек. Әлеге чара, билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында, киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан үткәрелде. Хәтер сәгатенә,әтиләренең, бабайларының "Билгесез югалды" дигән хәбәре килгән һәм бүгенге көндә аларның кайда күмелгәнлеге билгеле булган өлкәннәребез чакырылды.Фатыйма апалар әтиләре сугышка китеп, 20 ел үткәннән соң гына әтиләренең кайда үлгәнлеге турында беләләр, әниләре белән әтиләре күмелгән урыннарда булып кайталар. Халисә апай бабасының кайда күмелгәнен әле быел, сугыш бетеп 75 ел үткәч кенә белә.

     Сугыш тәмамланып, 75 ел үткән булса да, өлкәннәребез сугыш хатирәләрен онытмыйлар. "Киләчәктә сугышлар булмасын иде, күгебез һәрвакыт аяз, көннәребез тыныч булсын иде!" - диләр алар.