Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Сәламәтлек иленә сәяхәт"

     Укучыларның каникулларын күңелле итеп үткәрү максатыннан, 4 ноябрь көнне, без "Сәламәтлек иле"нә сәяхәт иттек. Балалар төрле спорт уеннары уйнадылар, шашка уйнап ярыштылар, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Шулай ук "Әдәби лото" уенында катнашып, сорауларга җаваплар таптылар. "Мәкальне дәвам ит" конкурсында катнашып, сәламәтлек турында булган мәкальләрне дәвам иттеләр. Рәсемнәр ясадылар. Каникулның бу көнен бик күңелле итеп үткәрдек. 12 укучы катнашты.