Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Балалар, әйдәгез дус яшик!"

    Симетбаш авыл клубында, халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, "Балалар, әйдәгез дус яшик!" - дип исемләнгән дуслык бәйрәме үтте. Китапханәче бәйрәм тарихы, бердәмлек төшенчәсе турында сөйләп үтте. Укучылар "Туган ягым - Татарстан!" дип исемләнгән әдәби лото уенында актив катнаштылар. Дуслык турында булган мәкальләрне искә төшерделәр. "Кем, кем белән дус?" конкурсында әкият геройларының дусларын таптылар. Кичә ахырында, Дуслар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? - дигән сорауга җавап бирделәр һәм уңай сыйфатлы ромашка таҗларыннан ромашка чәчәге ясадылар.