Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Сәламәтлек - җәүһәр, ләкин тиз югала!"

    Кышкар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә, 26 октябрь көнне, авыл фельдшеры белән очрашу уздырды. Очрашуның төп темасы - Коронавирус. Фәридә Кәрим кызы авыруның симптомнары турында, шулай ук битлек киеп йөрү, җәмәгать урыннарында дистанцияне үтәү кебек саклык чараларын үтәү кирәклеге турында сөйләде. Сорауларга җавап бирде. Укучыларга "Коронавирустан ничек сакланырга?" дип исемләнгән видеоролик күрсәтелде. Китапханәдә "Сәламәтлек - иң зур байлык!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.