Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Тормышыбыз бизәге Сез - өлкәннәр!"

    Яңа Кишет авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, Симетбаш һәм Кышкар авылларында өлкәннәр белән очраштык, аларны бәйрәм белән котладык. Бәйрәмебезне Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Энҗе Фаруковна башлап җибәрде. Ул бәйрәмгә килгән өлкәннәребезгә сәламәтлек, шатлык һәм иң изге теләкләрен җиткерде..

     Концерт барышында районыбыз язучыларының әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, шагыйрьләребезнең өлкәннәр турында булган матур-матур шигырьләре укылды, моңлы җырлар яңгырады..  

    Китапханәдә, өлкән китап укучылар өчен, "...Ә күңел һич туймый яшьлектән!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды.