Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Әкияттәге чәчәкләр"

         10 сентябрь көнне Кышкар авыл китапханәсе "Әкияттәге чәчәкләр" дип исемләнгән онлайн - викторина үткәрде. Чәчәкләр - табигать энҗеләре. Хәтта әкиятләрдә дә чәчәкләр искә алына. Ә кайберләрендә алар хәтта төп геройлар да.

     Викторинада катнашучылар 10 сорауга җавап бирделәр. Онлайн - викторинада 84 кеше катнашты.