"Терроризмга - юк дип әйтик!"
1 сентябрь көнне башлангыч класс укучылары һәм әти-әниләре белән берлектә "Терроризмга - юк дип әйтик!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Балаларга террористларның кемнәр булулары, терроризмның куркыныч булуы турында сөйләп киттек. Чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдык. Укучылар илебездә һәрвакыт тынычлык булсын, сугышлар булмасын, бер-беребез белән дус яшик дип, тынычлык күгәрченнәре ясадылар.