Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Татарстан - безнең уртак йортыбыз!"

       Китапханәдә, авыл клубы белән берлектә, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан "Татарстан - безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән әдәби квест үтте. Без балалар өчен 6 бирем әзерләдек. Бу - табышмаклар, башваткычлар, Татарстан тарихы һәм мәдәнияте турындагы сораулар иде. Бу уен балаларны Казан шәһәре, Татарстан турында яңа, кызыклы китаплар белән таныштырды.

     Чара барышында балалар республиканың иң зур шәһәрләре, истәлекле урыннары турында белделәр, Татарстан Дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар.