Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Мультикларны яхшы беләсеңме?"

   Менә җәйге каникул тәмамланырга да берничә генә көн калды. Без укучылар белән китапханә бакчасына җыйналдык. "Мультикларны яхшы беләсеңме?" диеп исемләнгән бәйге үткәрдек. Бәйгедә "Золушка" һәм "Карлсон" командалары катнашты.

    Беренче конкурста һәр команда мөмкин кадәр күбрәк мультфильмнарның исемнәрен әйтергә тиеш иде. Икенче конкурста викторина сорауларына җавап бирделәр.

    Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, шулай ук иң танылган әкият һәм мультфильм геройларын искә төшерделәр.