Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Кышкар - мәгърифәтле төбәгем!"

   Китапханәдә КДАТУның механика кафедрасы доценты Шиһабетдинов Феликс Галләм улы белән очраштык. Ул безнең авылыбыз тарихы белән кызыксынды. Академигыбыз Илтизәр Терегулов турында сөйләде. И.Терегулов - физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, математика, механика һәм машина төзелеше белгечлеге буенча сәркатип-академигы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Ул 1930 елның 14 июнендә Арча районы Кышкар авылында туган.