Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Серләр тулы балачак журналлары"

   Кышкар авыл китапханәсе, кече һәм урта яшьтәге укучылар өчен, "Серләр тулы балачак журналлары" диеп исемләнгән онлайн матбугат-күзәтү үткәрде. Бу видеороликны карап, китапханәбезгә килүче балалар журналларын белергә була. Китаплар белән беррәттән, китапханәдә газета - журналлар да бар. Болар – “Көмеш кыңгырау” газеталары, “Салават күпере”, "Сабантуй", "Ялкын" журналлары. Шулай ук журналларның тарихы белән дә танышырга мөмкин.