Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Җиләкле тау итәгендә"

   Яңа Кишет "Ак калфак" берләшмәсе бик матур чарада катнаштык. Бу чарада Арча "Ак калфак" оешмасы вәкилләре дә катнашты. Дару үләннәре, аларның сихәте турында фикер алыштык, татар халкының җырлы-биюле уеннарын искә төшердек, тизәйткечләр әйтештек. Ахырдан бергәләп -  картлар йортына күчтәнәчкә диеп җиләк тә җыйдык. Бик матур очрашу булды бу.