"Иң якын дустыбыз - булырсың син, "Ялкын"!
Кышкар авыл китапханәсендә, 3-7 класс укучылары өчен, "Иң якын дустыбыз - булырсың син "Ялкын"! дип исемләнгән информацион - белешмә сәгать үтте. Иң беренче "Ялкын" журналының тарихы белән танышып үттек. «Ялкын» — урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык татар журналы. «Ялкын» битләрендә психолог киңәшләре, мастер-класслар, укучы хатлары, постерлар, афишалар, танылган шәхесләрнең көндәлекләре белән танышырга мөмкин. Чара барышында укучылар әдәби конкурсларда катнаштылар, "Ялкын" журналының яңа саннары белән таныштылар.