Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Китапханәгә китап бүләк ит!"

   Кышкар авыл китапханәсе "Китапханәгә китап бүләк ит!" акциясен башлап җибәрде. Укылган, файдаланылган китаплар һәр өйдә диярлек бар. Аларны башкалар да куллана алсын, икенче тормыш белән яшәп китсен өчен китап укучыларыбыз, китапханәбезгә китаплар бүләк итә башлады. Китап бүләк итүчеләрнең барсына да бик зур рәхмәт!