Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Китап төсләрен җыйган җәй!"

     Җәй - каникуллар һәм сәяхәтләр, кояшлы көннәр, күңелле һәм яңгыравык балалар тавышы чоры. Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак! Кышкар авыл китапханәсе үз укучылары өчен "Китап төсләрен җыйган җәй!" дип исемләнгән виртуаль китап күргәзмәсен тәкъдим итә. Тәмле буяу исләре, исеменнән үк җәй тәме килеп торган яңа китаплар, сезнең өчен дусларым! Китапханәне җәй көне дә онытмагыз, китап белән каникулларыгыз күңелле булыр!