Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Туган җирем - иркә гөлем!"

  Кышкар авыл китапханәсе апрель - май айларында, үз китап укучылары арасында "Туган җирем - иркә гөлем!" дип исемләнгән онлайн фотобәйге игълан итте. Һәрберебезнең телефон хәтерендә табигатьнең матур күренешләре саклана. Укучылардан 100 дән артык фоторәсем килде. Алар барсы да интернет челтәренә куеп барылды. Бу бәйгедә 6 яшьтән 14 яшькә кадәр укучылар катнашты. Нинди генә фотосурәтләр юк иде анда - кипкән печән эскертләре, кырау төшкән баланнар, каен агачлары, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр, аллы - гөлле чәчкәләр! Бәйгедә катнашучыларның барсына да бик зур рәхмәт! Әйдәгез, һәрберебез, булдыра алганча табигатебезне саклыйк!