Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Бөек Ватан сугышында тыл хезмәте"

    Сугыш еллары елдан ел артта кала. Ветераннар саны да азая бара. Аларның истәлекләрен саклап калу, авыр язмышлары белән танышу өчен тыл хезмәтчәннәренең өйләрендә булдык.Мифтахова Тәкъминә апа да авыр сугыш елларын искә төшерде.  Тәкъминә апа 1930 елда туа. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була. Сугыш башлангач укырга бара алмый. Укымагач эшче булып исәпләнә. Колхоз эшенә алына. 1941 елда әтисен дә сугышка алалар.

-"Сугыш вакытында әниләрне мәктәпкә чакырып, 2 бармаклы перчатка бәйләргә кушалар иде. Мәктәпкә җыелып, хатын-кызлар перчатка, носкилар бәйлиләр. Мин дә шунда бәйләргә өйрәндем. Тагы бәрәңге киптерә идек сугыштагыларга" - дип искә ала Тәкъминә апа.