Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"И хатын-кыз - иң гүзәл зат!

   7 март көнне Кышкар авыл китапханәсендә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "И хатын-кыз - иң гүзәл зат!" дип исемләнгән яхшы кәеф сәгате үтте. Әниләребез өчен котлаулар; хатын-кыз, әниләр турында шигырьләр яңгырады; хатын-кызлар өчен булган журналларга күзәтү ясалды. Әниләребез өчен күңелле конкурслар һәм викторина сораулары әзерләнгән иде. Бу күңелле конкурслар , бәйрәм кәефе атмосферасын тудырды. Чара ахырында китапханәче барлык катнашучыларны, кешелекнең гүзәл яртысына багышланган, матур әдәбият белән таныштырды.