"Рәхмәт сезгә, ветераннар!"
3 март көнне Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Арсланов Т.А , мәдәният хезмәткәрләре, һәм мәктәп укучылары тыл ветераннарына "1941 - 1945 еллардан Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медален тапшырдылар. Алар ветераннарның батырлыгына янә бер сокланып, аларга рәхмәтләр әйттеләр, исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Илгә дан китергән тынмас җаннар.
Сегә тиеш әле бик күп назлар
Сезгә тиеш әле бик күп язлар!