Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Иң татлысы - Туган тел"

   

  21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан күчмә китапханәдә “Иң татлы тел – Туган тел” дип исемләнгән әдәби мозаика үтте. “Туган телем – хәзинәм” дип исемләнгән күргәзмә эшләнеп укучыларга тәкъдим ителде.

     Китапханәче балаларны туган тел көне тарихы белән таныштырды. Укучылар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальнең дәвамын әйтеп бетерделәр, тизәйткечләр әйттеләр һәм башка биремнәрне бик теләп үтәделәр. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды.