Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Татарстан - минем Ватаным"

    Яңа Кишет авыл китапханәчесе Йосыпова Надия, Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбенең 7-9 класс укучылары белән Кышкар авыл китапханәсенә экскурсиягә менделәр. Экскурсия ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланды. Укучылар китапханә белән таныштылар. Китапханәче "Гасырлар авазы аша" күргәзмәсе белән таныштырып китте. Аннары "Татарстан - минем Ватаным" исемле квест - уенда катнаштылар. Уен барышында балалар Татарстанның Дәүләт символлары, республиканың беренче президенты, шагыйрьләр һәм милли бәйрәмнәр турындагы сорауларга җавап бирделәр.