Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"...Ә кайда соң сезнең кабер, хәбәрсез югалганнар?"

   Бүген безнең китапханәнең кунагы, тыл һәм хезмәт ветераны Фатыйма апа Төхфәтуллина. Ул үзенең авыр балачагы, 1942 елда хәбәрсез югалган әтисе, ә 1962 елда әтисенең Малгобек шәһәрендә батырларча һәлак булуы мәгълүм булганлыгы турында  сөйләде. "Еллар тыныч булсын, киләчәк буыннар авырлыкларны күрмәсеннәр, сугыш афәтләрен күрергә насыйп булмасын!" - дип сүзен тәмамлады Фатыйма апа. Китапханәче "Бөек һәм мәңгелек батырлык" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.