Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Гомернең таҗы - батырлык!"

     Кышкар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә "Гомернең таҗы - батырлык!" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрдек. Бүген без авыр сугыш елларындагы вакыйгаларны, безнең өчен җирдә тынычлык яулаган кешеләрне, Ленинград блокадасының 900 көне турында тагын бер кат искә алу өчен җыелдык. Өлкәннәребез ул вакытларны күз яшьләре белән искә алдылар. 

  Күп кенә авылдашларыбыз Җиңү юлында батырларча һәлак булдылар, әмма алар һәрвакыт безнең йөрәкләрдә һәм безнең хәтердә сакланыр!