Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Музейлар - ул хәтер хәзинәсе"

    Без укучылар белән "Туган якны өйрәнү музее"нда булдык. Укучылар, музейда булган экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар. Без сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар. Бүгенге сәяхәт вакытында укучылар, авыл кешеләренең сукыр лампа яктысында сөлге-кулъяулык чигүләрен дә, йон бияләй, оекбашлар бәйләүләрен дә, чабата үрүләрен дә белделәр. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Музейдагы һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.