Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Тылсымлы дөнья"

     Яңа ел каникуллары-балалар өчен иң күңелле һәм кызыклы вакыт. Күчмә китапханәдә балалар өчен, "Тылсымлы дөнья" дип исемләнгән уен-ярыш үтте. Уен барышында укучылар кыш турында сынамышларны искә төшерделәр. "Кышкы әкиятләр" дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук табышмаклар чиштеләр, тизлек һәм зирәклектә ярыштылар. Алар барысы да җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр. Уен бик күңелле үтте.