Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Чәпәләй белән Тәпәләйнең Яңа ел маҗаралары"

    Кыш - ул искиткеч бәйрәмнәр, күңелле каникуллар. Бу вакытта гаилә белән генә түгел, китапханә һәм авыл клубларында да вакытны кызыклы итеп үткәрергә мөмкин. 3 январь көнне Кышкар авыл клубында, башлангыч мәктәп һәм китапханә белән берлектә Л.Леронның "Чәпәләй белән Тәпәләйнең Яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән Яңа ел әкияте күрсәтелде. Балалар башта әкиятне карап киттеләр, аннары төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Иң беренче балалар кышкы викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларның җавапларын таптылар. Балаларның һәрберсе  Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең һөнәрен күрсәтте, ә тычкан малайлары аларга бүләкләр тапшырды. Алар җырладылар да, шигырьләр дә сөйләделәр, биеп тә күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.